Ул һәрвакыт алдынгы терлекче булган
Хөрмәтле хезмәтчән, хезмәт һәм тыл ветераны Антонина Александровна Никонорова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Аның яшьлеге авыр сугыш елларына туры килә. Алты балалы гаиләдә ул иң өлкәне була. Әтисенең аягын сугышка кадәр үк кисәләр, шул сәбәпле аны фронтка алмыйлар. Әмма тылда да ул тулы кыйммәтле хезмәт куя алмый. Гаиләгә төшкән...