Аксубайлылар, якташыбызга ярдәм итик!
Шаян, игелекле, күтәренке рухлы, спортчы, активист... Аксубайдагы барлык дуслары һәм 2нче мәктәптә бергә белем алган сыйныфташлары 39 яшьлек Гөлназ Рамил кызы Фәйзеханованы (Җиһаншина) нәкъ менә шундый кыз буларак беләләр.
Барысы да көтмәгәндә башлана. 2008 елда Гөлназга авыр дәрәҗәдәге "Апластическая анемия" диагнозы куела. Җиде ел дәвамында Гөлназ Түбән Кама шәһәренең кан...