Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Корбан бәйрәме белән котлады
Барчабызга күңелләребезне һәрчак Аллаһка юнәлтеп, игелекле эшләребездән илаһи көч алып, рухи пакъләнеп яшәргә язсын, диелә мөрәҗәгатьтә.
(Казан, 1 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Корбан бәйрәме уңаеннан республика мөселманнарына мөрәҗәгать белән чыкты.
Бөтен дөньяда миллионлаган мөэмин-мөселман бөек Аллаһка аны олылап гыйбадәт кылган бу көннәрдә дин тотучыларның тынычлыкка һәм бердәмлеккә...