“Лачын“ – икенче урында
Физкультурачы көнен билгеләп үтү кысаларында Яңа Чишмә районының Чуаш Чабаксаркасы авылында элеккеге физкультура укытучысы Владимир Удиряковка багышланган футбол ярышлары узды.
Бу - хөрмәтле кеше истәлегенә багышланган 8 нче ачык футбол турниры. Ярышларда Чистай, Яңа Чишмә, Алексеевск, Аксубай, Нурлат районнары авыл җирлекләрен тәкъдим иткән 8 команда көч сынашты. Җанатарлар да күп...