Урак батырлары – безнең арада
Басу-кырларда уңышны җыеп алу тулы куәткә бара.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, Татарстанда 337,5 мең гектарда бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар суктырылган. 1,2 миллион тоннадан артык ашлык суктырып алынган, уртача уңыш гектарына 36,8 центнер тәшкил итә. Ашлык сугып алу күрсәткечләре көн саен арта бара. Урак өстенә 3400дән артык комбайн...