Электрон больничныйлар
Татарстанда 1 июльдән электрон больничныйлар эшли башлаячак, ләкин кәгазь больничныйлар әлегә кулланыштан чыкмый.
СИФның (ФСС) рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, Татарстанда больничныйларны электрон тутыру системасы кертелә башлаячак. Республика яңа технологиягә тестлаштыру үткәргән пилот төбәкләр арасына керде. Әлеге программаны эшләүчеләр белдергәнчә, электрон больничныйны югалтып та, ялгыш тутырып та булмый, ә аны куллануга...