Ветераннарга тиңләшү
Татарстан Республикасы пенсионерларының VII Спартакиадасында безнең команда беренче урынны яулады.
Пенсионерлар союзы спартакиаданы Казанда үткәрде. Анда 44 команда көч сынашты, аларның 31е - авыллардан килгән командалар. Безнең пенсионерлар спортның төрле төрләрендә иң көчлеләр унлыгына керделәр. Александр Евграфов барлык команда әгъзалары ярышкан катнаш эстафетадан тыш, спортның тагын 3 төрендә - йөзүдә,...