Аксубай районының Җиңү батырлары: Тимирясов Елисей Мурзич
1923 елның 15 ноябрендә Аксубай районы Сидул-Ерыклы авылында дөньяга килә.
Бөек Ватан сугышы фронтларында 1942 елның апреленнән алып, 1944 елның сентябренә кадәр көрәшә (яралана, хәрби исәптән төшерелә).
Фронт юлы: 9 нчы механиклар бригадасының 46 нчы танкчылар полкы составында хезмәт итә, лейтенант, танк командиры була. Корсунь-Шевченск, Ясско-Кишенев (1944 елның августы) операцияләрендә,...