«Хыял» приюты ремонтлана
Аксубайда «Хыял» социаль приютында капиталь ремонт бара.
Приют директоры Гөлнар Шарашева хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта канализация челтәрен алмаштыру эшләре алып барыла. Шулай ук ике катта да идәннәр алмаштырылачак һәм бинаның административ өлеше төзекләндереләчәк. Ремонтка акча ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгыннан бүлеп бирелгән. Учреждение әлеге максаттан 1.6 миллион сум...