Гражданнарның уяулыгы һәм структуралар эше – иминлек нигезе
Районда террорчылыкка каршы комиссиянең киңәйтелгән утырышы прокуратура, ЭЭМ, МЧС, ФСБ вәкилләре катнашында үтте.
Илдәге һәм дөньядагы хәлләр җәмгыятьтә куркыныч уята. Әлеге проблема көч структураларын да, район җитәкчелеген дә борчуга сала. Ә бит күрше - Нурлат һәм Чистай районнарында экстремистик һәм террорчылык гамәлләре фактлары бар. Күптән түгел Чистай Джамаат оешмасы катнашучыларын...