Мегаполис проблемасы гына түгел
Район советының кече залында район башлыгы рәислегендә наркотикларга каршы көрәш комиссиясе утырышы узды.
Составына полиция, мәгариф бүлеге, спорт, мәдәният, сәламәтлек саклау һәм профилактикалау органнары хезмәткәрләре кергән комиссия әгъзалары районда наркотик һәм психотроп матдәләрнең канунсыз әйләнешен, наркотик бәйлелек динамикасын, шул исәптән яшьләр мохитендә дә, һәм профилактикалау чаралары буенча оператив торышны тикшерделәр....