Техника һәм иҗат – уртак төшенчә
Аксубай техникумы коллективы район кешеләренә туган төбәк тарихына булган мәхәббәтне чагылдырган онытылмаслык кичә бүләк итте.
Бәйрәм кунакларын коридор буйлап тезелгән студентлар каршы алды. Аннан соң, кичәне ачып, алар ялкынлы тамаша тәкъдим иттеләр - музыка астында, әләмнәр җилфердәтеп, шарлар тотып, залдан атладылар. Бу триумфаль йөреш чарага зиннәтлелек, бөеклек өстәде. Тантана сәхнәдә...