Эретеп ябыштыручыга – 90 яшь
Хәдичә Минһаҗева Кызыл Тау авылында туып үсә. Алты бала әтисен фронтка алалар.
Хәдичә балаларның иң өлкәне булганлыктан, әнисенең беренче ярдәмчесенә әйләнә. Кырык чакрым юл үтеп, Нурлаттан колхозга аркаларына асып орлык, Чистайдан тоз ташыйлар.
Әтиләре фронтта һәлак була. Сугыш елларын көч-хәл белән кичерәләр. Җиңү көненнән соң тормышлар җайланыр дип көтәләр. Әниләре,...