Җиңүне якынайтучылар истәлегенә
Дәһшәтле сугыш еллары вакыйгалары еллар узган саен ераклаша бара.
Буыннар алмашына, вакыт үтү белән сугышны, ачлык-ялангачлыкны хәтерләүчеләр бөтенләй калмаска да мөмкин. Ләкин тарих мәңгелек, бездән соң килгән буыннар да бабалары, карт бабаларының батыр үткәне хакында белергә тиеш. Берәүләр фронтта җиңүне якынайтып кан койса, хатын-кызлар, яшүсмерләр, балалар дошманны җиңү өчен тылда...