Хатын-кызлар һәм ир-атлар бәйгесе
Иртәгә 16 февральдә, районның төп сәхнәсендә "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән" республика бәйгесенең зональ этабы узачак.
Аксубайга Кама аръягы зонасыннан җиде - Чистай, Спас, Нурлат, Әлки, Алексеевск, Чирмешән, Яңа Чишмә районнары вәкилләре килә. Бәйгедә безнең районны "Аксу Агро" сыер савучысы Елена Баландова, китапханә хезмәткәре Фәһимә Гатина, "Хыял" балалар йорты...