Участок вәкиле тәүлек әйләнәсе хезмәттә
Кичә участок вәкилләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр.
Аксубай районында 11 административ участок бар, аларның һәркайсына полициянең участок уполномоченные (УУП) беркетелгән.
Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге УУП бүлекчәсе җитәкчесе Идиал Ибраһимов сүзләренә караганда, участок вәкилләре булып эчке эшләр бүлегенең яшь, перспективалы полиция хезмәткәрләре эшли. Бары тик берсе генә әлеге...