ЮХИДИ хезмәткәренә ришвәт биргән
Аксубайлы ришвәт биргән өчен штраф салу сыйфатында җинаять җәзасына тартылды.
Агымдагы елның июнендә юлда ул хәрәкәт иткән автомобильне дәүләт автоинспекторы туктата. Салонны тикшергәндә, тиешле документларсыз, гомуми күләме 150 литр тәшкил иткән 4 канистра ягулык-майлау материалы табыла. Машина йөртүче аны кайдан алуын, кая алып баруын аңлатып бирә алмый, аның каравы полиция...