Һөнәрләренә тугры
Чәршәмбе көнне районның барлык мәктәпләрендә Укытучы көне үткәрелде.
Бу көнне мәктәпләр бәйрәмчә итеп бизәлгән, укучылар һәм укытучылар матур киенгән иде.
Аксубайның 3 нче мәктәбен, мәсәлән, кинофестивальгә әйләндерделәр. Һәр укытучыны төрле сораулар белән ишек янында "кырыс сак хезмәткәре" каршы алды, ә кызыл келәмле юлны үткәннән соң, мөгаллимнәр котлаулар, чәчәкләр кабул иттеләр...