Юбилей турнирыннан
Безнең спортчылар Татарстаннан дзюдо буенча Россия чемпионы, РСФСР халыклары Спартакиадасы көмеш призеры Геннадий Борюшкин истәлегенә багышланган Х көрәш фестиваленнән 6 призлы бүләк алып кайттылар.
Анда 150дән артык Татарстаннан һәм Россиянең төрле төбәкләреннән килгән дзюдо, самбо һәм билбау көрәшен яратучы егетләр катнашты. Тренер Александр Скворцов тәрбияләнүчеләре җиңүгә ирешү өчен күп тырышлык...