Тәҗрибәле белгеч һәм сөйкемле кеше
Районның мәгариф бүлегендә Гөлнур Идиятова утыз һәм тагын өч ел хезмәт куя. "Шат күңелле, оптимист, аралашучан һәм ачык, сизгер һәм дикъкатьле, һәрвакыт киңәш биреп ярдәм итә", - дип сөйлиләр аның турында хезмәттәшләре.
Ул Яңа Ибрай авылында туа, анда мәктәпне тәмамлый.
- Олы буын кешеләре аның турында җәмәгать тормышында катнаша торган...