Нурлы һәм якты Ураза бәйрәме
Бу атнада мөселманнар бөек һәм якты бәйрәмнәрнең берсе булган, изге Рамазан ае тәмамланганнан соң килгән Ураза гаетен бәйрәм иттеләр.
Бәйрәм көнендә Аксубайның үзәк мәчетенә ай буена ураза тоткан кешеләр, мөселманнар җыелды.
Иртәнге намаздан соң ТҖ Мөселманнары диния нәзарәтенең Көньяк төбәк казые, Аксубай районы имам мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров вәгазь укыды....