Беловка авылы оешуга – 95 ел!
Бу көнне Беловка авылы үзәгендә, беркайчан да булмаганча, кеше күп иде.
Аларны бирегә күркәм вакыйга җыйды. Халык бәйрәмне зур хәзерлек белән көтеп алды. Төбәк тарихыннан билгеле булганча, әлеге торак пункт 1921 елда оеша. Белов фамилияле кеше җитәкчелегендә чуаш гаиләләре Яңа Үзи авылыннан аерылып, ерак китмичә, янәшәдә генә урнашырга карар кылалар....