Исерек һәм таныклык булмаган килеш юл һәлакәте ясаганнар
Төнге рейдта ЮХИДИ хезмәткәрләре Аксубайда исерек килеш машина йөртүче ике кешене тоткарлыйлар.
Аларның икесе дә машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән була.
24 яшьлек "тугызлы" машинасы хуҗасы Шоссе урамында "Volvo" автомашинасын бәрдерә. Бәхеткә, беркем дә зыян күрмәгән, ә бит бу урамда кич белән халык күпләп йөри - балалар һәм яшүсмерләр, гаиләләр...