Тартмалар дәшми, интернет хәбәр итә
Район Советы каршындагы ришвәтчелеккә каршы көрәш комиссиясе хәбәрдарлык тартмаларын ачты.
Алар Совет, район үзәк шифаханәсе, башкарма комитет биналарында урнаштырылган. Тик алар бу юлы да "дәшмиләр" - ә бу районда ришвәтчелек бетерелгән, дигәнне аңлатмый әле, авылларда, районда кешеләр бер-берсен яхшы беләләр - моның сәбәбе шул. Ришвәтчелек, хезмәт күрсәткән өчен бүләк бирү...