Туксан яшьтә дә бәхетле булып була.
Тормышны яратып, һәрчак күтәренке кәефтә булган Иске Ибрай авылында яшәүче Миңнебәдәр Шәрифуллина моның бер мисалы.
90 яшьлек юбилее белән котларга килгән район башлыгы Камил Гилмановка, башлык урынбасары Юныс Хәмидуллинга, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Наил Вәлиуллинга һәм туганнарына ул бертуктаусыз:
-Аллага шөкер кылып, Ходай Тәгаләнең миңа изге күңелле балалар һәм оныклар...