Аксубайлылар – дөнья чемпионнары
Безнең өч спортчыбыз билбау көрәше буенча дөнья беренчелегеннән медальләр белән кайттылар.
Көрәш келәмендә Диләрә Латыйповага тиңнәр булмады. Ул Молдавиядән, Казахстаннан, Вьетнамнан, Пакистаннан булган көндәшләрен бер-бер артлы җиңеп, финалга чыкты. Хәлиткеч бил алышуда ул Чиләбе өлкәсеннән, хәзер инде элеккеге чемпионка белән көч сынашты. Көндәшен санаулы минутлар эчендә егып салып, 57 килограммлы...