Медицина хезмәткәрләре көне белән!
Июнь аеның өченче якшәмбесендә Медицина хезмәткәре көне билгеләп үтелә.
Табибларга, шәфкать туташларына, фельдшерларга, кече медицина персоналына кешеләр үзләренең, якыннарының сәламәтлекләрен ышандыралар. Медицина хезмәткәрләре кешеләр язмышы өчен җаваплылык дәрәҗәсен аңлап, ваемсызлыкка юл куймыйлар, үзләренең һөнәрләрен йөрәк чакыруы буларак кабул итәләр. Ак халат ияләре үзләренең шәхси вакытлары белән исәпләшмичә, тәүлекнең теләсә кайсы...