«Надежда» – ике конкурс лидеры
Отчетлар белән бергә район Мәдәният йортында, лаексыз рәвештә пресса игътибарыннан читтә калган рус, татар, чуаш җырлары бәйгеләре үтте.
Конкурсларга бик күп тамашачылар җыелды. Концертта ансамбльләр, аерым башкаручылар, трио-дуэтлар катнашты. Ә жюри исә иң яхшыларны сайлап алды.
Татар җыры бәйгесендә урыннар түбәндәгечә билгеләнде: беренче урында - Илназ Гафиятов, Елизавета Гафиятуллина, икенчедә...