Актив хатын-кызларга – иң яхшы теләкләр
Хатын-кызлар бәйрәме алдыннан Чуаш автономиясе Кама аръягында яшәүче иң актив ханымнарны очрашуга чакырды.
Түбән Кама, Әлмәт, Нурлат, Чирмешән, Чистай, Лениногорск, Алексеевск, Әлкидән район үзәгенә сиксәнгә якын ханым килде. Бәйрәмдә мәдәният эшлеклеләре дә бар иде.
-Якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан иң кайнар котлауларымны кабул итегез,-диде тантанада катнашкан район башлыгы Камил...