Армиягә китте егетләр
Шимбә көнне иртәнге сәгать җиделәрдә Татвоенкоматның Аксубай бүлеге каршындагы мәйдан халык белән тулган иде.
Тирә якка җыр-музыка, гармун тавышы яңгырады, җыелучыларның кычкырып сөйләшүләре ишетелде. Армиягә китүче яшь егетләрне озатырга район башлыгы Камил Гилманов, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров, район оешмалары, җәмәгать формированиеләре җитәкчеләре килде.
Хәрби комиссариат тарихында егетләрне татвоенкоматның...