Чуаш мәдәниятын үстерү өчен
Шул көннәрдә Аксубайда Чуаш Республикасы Милли-мәдәни Автономиясе Советының күчмә утырышы булды.
Анда Әлмәт, Бөгелмә, Түбән Кама, Нурлат, Чистай, Әлки һәм Аксубай районнарының ЧНКА оешмалары рәисләре катнашты. Кунаклар Аксубайга биредә үткән мини-футбол ярышы буенча килделәр. Утырышны Республика ЧНКА рәисе Константин Яковлев үткәрде. Халык традицияләрен саклап калу, чуаш телен һәм әдәбиятын үстерү...