Мәйдан көчлеләрне ярата
Сабантуй мәйданында спорт ярышлары, ат чабышлары һәм милли көрәш бик кызыклы үтте.
Сабантуй көнне үзәк мәйдан күптөрле спорт уеннары аренасына әверелде. Районның иң яхшы спортчылары һәм кунак булып килгән спортчылар штанга күтәрү буенча көч сынаштылар, монда В.Сулбаев җиңүгә иреште, Г.Мотыйгуллинга икенче урын бирелде. Гер күтәрүдә ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында Р.Бикушев,...