Ташу бетте, су китте
Быел язгы ташу безнең районны да читләтеп үтмәде. Һава торышының кискен җылынуы, явым-төшемнең күп булуы елгаларда суның кискен артуына китерде, кайбер урыннарда елгалар ярларыннан ташып чыкты. Район үзәгендә Сөлчә елгасы буенда урнашкан урамнар аерым куркыныч зона астында калды.
Шул рәвешле Карьерная, Луговая, Набережная урамнарына су күтәрелде. Карьерная урамында җиде йортны,...