Фәнгә багышланган гомер
31 гыйнварда күренекле педагог, галим, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Мансур Ибраһим улы Абдрахмановның тууына 100 ел тулды.
Кеше тормышы җәмгыятьтән аерылгысыз, әмма шул тормышны ничек узу һәр кеше өчен үзенчәлекле. Кемдер җәмгыятьне дә, үзенең яшәү мәгънәсен дә аңламый яши, кемдер үзе өчен генә яши, кемдер үзе өчен дә, җәмгыять өчен...