20 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Бала хокуклары буенча
Аксубайда Балаларга хокуки ярдәм көне оештырыла. Татарстан территориясендә аны Юстиция министрлыгы оештыра. 20 ноябрьдә сәгать 10:00да Яшьләр үзәгендә балалар хокуклары һәм аларны яклауга, опекага алу аспектларына, балалар һәм ата-аналарның үзара мөнәсәбәтләренә бәйле сораулар буенча социаль яклау бүлеге, ЭЭМ, УФССП, УФСИН, опека һәм попечительлек вәкилләре, нотариус, адвокат һ.б. кабул итә.
-
Ипи тәме авыздан китми
Яңа Үзи авылында гомер итүче Рәйсә Мингата кызы Вафина юбилейлы туган көнен билгеләп үтте. Соңгы елларда туган авылында ул җәйге вакытта гына яши, кышын балаларына китә. - Туган җир үзенә тарта, - дип сөйли юбиляр. - Әйе, минем эшләрем дә бар монда - бакчада кайнашам, җәйге чорга тавыклар, чебешләр, үрдәкләр...
-
90да да эшләргә хыяллана
Иске Тимошкино авылында яшәүче Нина Павловна Бурмисова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны котларга район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин, авыл җирлеге башлыгы Федор Степанов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева килделәр, Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын ирештереп, район җитәкчелеге исеменнән чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырдылар. Бу көнне юбиляр гаиләсендә берьюлы...
-
Бәланы булдырмас өчен
Агымдагы елның ун аенда районда 24 миокард инфаркты очрагы теркәлгән. Ике кешене үлем тырнагыннан алып калу мөмкин булмаган. Узган елда ел дәвамында 24 очрак теркәлгән, берсе кеше үлеме белән тәмамланган. Аксубай үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары Рөстәм Шәрәфетдинов билгеләп үткәнчә, бәланы кисәтергә мөмкин. - Миокард инфаркты - йөрәк мускуллары тукымаларының,...