20 июль 2012 яңалыклары
-
Яртыеллыкка йомгак ясалды
Үткән пәнҗешәмбе көнне Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлеге 2012 елның алты аена оператив-хезмәт эшчәнлегенә йомгак ясады. Йомгаклау киңәшмәсендә Аксубай муниципаль районы башлыгы урынбасары Ю.Г. Хәмидуллин катнашты. Бүлек начальнигы Сәлихҗан Сафин җыелучыларны оператив-хезмәт эшчәнлеге нәтиҗәләре белән таныштырды. Оператив эш буенча полиция начальнигы урынбасары Р.Сруров үз чыгышында оператив эш турында сөйләде....
-
Туган ягын һәм мәктәпне ярата
Хәрби хезмәт үтеп тә ул гражданлык бурычы турында онытмый, үзен халыкка хезмәт итүгә багышлый. Михаил Терентьев исеме күпләргә билгеле, ә күпләр аның белән якыннан таныш, чөнки ул мәктәптә берничә буын балаларына белем бирә. Ул 1958 елның 26 ноябрендә Аксубайда дөньяга килә. Сигез еллык мәктәптә белем ала, җирле гимназияне тәмамлый. Аннан...
-
Ветераннар фестивале
21 июльдә районда Аксубай районы ветераннары һәм пенсионерлары арасында «Балкыш» («Сияние») үзешчән артистлар конкурсы район фестивале старт ала. Бу көнне сәгать 10.00 да Иске Ильдеряк авыл җирлегенең Чув. Енорускино авылында сайлап алу туры үтә, 25 июльдә 10.00 сәгатьтә пенсионерлар - үзешчән катнашучыларны сәгать 10.00 да - Беловка авыл мәдәният йорты,...
-
Тырышлык – төп уңыш
"ВАМИН-Аксу" ОООның Карасу бүлеге терлекчелек комплексында тормышның ничек, нинди темплар белән барганын тоясың. Биредә ул бер генә көнгә, бер генә сәгатькә дә туктап тормый. 1200 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән хуҗалыкның эшчәнлек ритмы, механикалаштырылган ашату һәм машина белән саву операторларының, бозау караучыларның, ветеринария хезмәткәрләренең һәм шулай ук комплекс начальнигы Рөстәм...
-
Ашыгыч рәвештә кан кирәк!
13 яшьлек малай өчен «тискәре» резус факторлы 3 төркемле кан кирәк. Без балага авыруны җиңәргә ярдәм итәргә тиешбез! 8-9173946777 һәм 8-9274345777 телефоннары буенча сездән хәбәр көтәбез. Хроник авыруы булмаган һәм гепатит белән авырмаган, 2 атна дәвамында дарулар кулланмаган 18 яшьтән алып 60 яшькәчә кешеләр донор була ала. Үзең белән паспорт...
-
Гуманлы һөнәр ияләре
Узган атнада районның ветеринария хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Бәйрәм чарасына районның барлык ветеринария хезмәткәрләре чакырылды. Ветеринария табибларын, фельдшерларны котларга УСХиП начальнигы Хәлил Хәлимов килде. Һөнәри бәйрәмне ветстанция начальнигы, районның баш ветеринария табибы Сәмигулла Мостафин ачты. Ул, бүген районда терлекләр иминлеген тәэмин итү һәм профилактикалау эше белән 50 гә якын...
-
Перспективалы белгеч
Роман Кабидов Казан электр элемтәсе техникумында алган теоретик белемен 2005 елда Аксубай РУЭСка эшкә урнашкач гамәлдә куллана башлый. Әмма аны тиздән хәрби хезмәткә алалар. Хәрби бурычын намуслы үтәп, ул кабат үзе эшләп киткән коллективка кайта. Ул гына да түгел, бүген КАИ ның соңгы курсында укып, белемен арттыра. РУЭС җитәкчелеге аны...