20 июнь 2016 яңалыклары
-
Аксубай районында Троицаны бәйрәм иттеләр
Изге Троица көнендә Аксубай районында традицион күңел ачулар үтә. Троицаны хәзер Түбән Баланда авылында гына бәйрәм итмиләр. Изге Троица көне Кәкре Күл авылында да гадәти милли төсмер белән билгеләп үтелде. Бирегә бөтен тирә-яктан халык җыелды, кунакларны район артистлары һәм кунак буларак килгән Татарстанның Тукай районы "Ладушка" халык фольклор ансамбле катнашучылары...
-
Шулай да була
Исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен кануннарның кырыслануына карамастан, 2016 елда Аксубай районында руль артына "кәефләнеп" утырган 45 йөртүче тоткарланган. Узган елның шул ук чорында 39 исерек йөртүче ачыкланган булса, агымдагы елның 1 маеннан 6 июненә кадәр вакыт аралыгында гына да хәмер кулланган 17 йөртүчегә административ беркетмә төзелгән...
-
Хәтер Вахтасы
Аксубай лицееның "Сергей Яковлев исемендәге Ориент" отряды Новгород өлкәсе, Мясной Бор авылы янында чираттагы Хәтер вахтасында булып кайтты. 1941-42 елларда монда 2 нче Удар, 52 нче һәм 59 нчы армияләр катнашында Ленинград чолганышын өзү буенча канлы сугышлар булган. Аксубай эзләнүчеләре Новгород урманнарында беренче ел гына эш алып бармыйлар һәм һәр...
-
Иң мөһиме – иминлек
Мәктәп яны лагерьләрендә балалар вакытны кызыклы һәм файдалы итеп уздыралар. Һәр көн балаларга яңа ачышлар алып килә. Ял программасы да төрле. Мавыктыргыч, танып белү һәм кызыклы уен чараларыннан тыш, аларга көндәлек тормышны ничек итеп имин һәм уңышлы итү хакында да искәртәләр. Аксубайның 3 нче урта мәктәбенә укучылар белән очрашуга махсус...
-
Яхшы кешеләр ярдәм итте
Редакция почтасына хатлар күп килә. Газета укучылар безгә төрле темалар буенча мөрәҗәгать итәләр. Шулай ук авыр минутларда янәшәдә булып, ярдәм кулы сузган кешеләргә ихлас рәхмәт белдерергә теләүчеләр дә бихисап. Шундый эчтәлектәге хатны без отставкадагы генарал-майор Анатолий Молоствовтан алдык. "Халыкта, кеше бәлада сынала, дигән мәкалә бар. Безнең гаиләгә бу турыдан-туры кагылды....
-
Тәрбия – уңыш нигезе
Уңыш язмышы турыдан-туры мөһим агрочараларның берсе булган чәчүлекләрне тәрбияләүгә бәйле. Бу көннәрдә район кырларында чәчүлекләрне чүп үләннәр һәм корткычларга каршы гербицидлар белән эшкәртү буенча комплекслы эш алып барыла. Саклагыч процедуралар утыз ике мең гектардан артык мәйданда үткәрелгән. Шуның белән беррәттән бөртекле культураларны тамырдан тыш тукландыру да бара. Бу агрочара бүгенге...