20 февраль 2018 яңалыклары
-
Төзекләндерүгә – миллион сумнан артык
Иске Татар Адәмсуы авыл җирлеге советының хисап утырышында мөһим мәсьәләләр каралды. Авыл җирлеге башлыгы Энҗе Хөснуллина елга йомгак ясап, әлеге чорда зур эш күләме башкарылуын ассызыклады. Шул исәптән: Яңа Татар Адәмсуы, Иске Татар Адәмсуы, Түбән Татар Майнасы, Такталы авылларында юллар төзелеше дәвам иткән. Иске Татар Адәмсуы авылында буаны капиталь ремонтлау...
-
Пенсия фонды: ел бурычлары үтәлгән
Россия Пенсия фонды Идарәсенең Аксубай районы бүлеге коллективы йомгаклау киңәшмәсе уздырды. - Үткән ел Пенсия фонды алдына куелган бурычларны үтәү һәм башкарылган эшләр күләме буенча нәтиҗәле ел булды, - дип билгеләп үтте үзенең чыгышында район Пенсия фонды бүлеге җитәкчесе Владимир Тимофеев. Коллектив үз алдына куелган бурычны үтәде. 1 февральдән һәм...
-
2017 елда Татарстанда 17 муниципаль архив ремонтланды
Архивларны төзекләндерү мөһим документларның сакланышын тәэмин итә. (Казан, 20 февраль, «Татар-информ», Егор Никитин). Республиканың муниципаль архивларын капиталь ремонтлауга 2017 елда 50 миллион сум акча тотылды. Әлеге программа 2017 елдан тормышка ашырыла башлады. Ел дәвамында 17 муниципаль архив төзекләндерелде. 2018 елда тагын 19 муниципаль архивта ремонт үткәрү планлаштырыла. Быел да әлеге...
-
Юл һәм күп функцияле үзәк төзелде
Узган елда Емелькино авыл җирлегендә җирлекнең төрле юнәлешләре буенча зур эшләр башкарылды. Барыннан да элек, бу халык дистәләгән еллар буена көтеп алган юллар төзелеше. Емелькино-Сосновка юнәлешендә каты түшәмәле 7 километр 800 метр юл төзелде. Иске Чуаш Адәмсуы авылында торак пунктның тормыш шартларын, кешеләрнең культуралы ялын тамырдан үзгәрткән күп функцияле үзәк...