19 декабрь 2014 яңалыклары
-
Күгәреккә каршы дару
Аксубай районы мәктәп укучылары бу атнада ришвәтчелеккә «Юк!» дип җавап бирделәр. Мәктәпләрдә, китапханәләрдә ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча район башлыгы ярдәмчесе, прокуратура һәм район газетасы редакциясе хезмәткәрләре катнашында Халыкара ришвәтчелеккә каршы көрәш көне кысаларында сыйныф сәгатьләре, брейн-ринглар үтте. Район үзәгенең 3 нче мәктәбендә өлкән сыйныф укучылары коррупция чыганаклары, ришвәтчелек гамәлләренә дучар...
-
Укытырга гына түгел, ярдәм итәргә һәм сакларга да
Иске Ильдеряк урта мәктәбенең педагог-оештыручысы Ирина Прохорова "Татарстан Республикасының иң яхшы иҗтимагый тәрбиячесе - 2014" Республика бәйгесенең йомгаклау этабында икенче дәрәҗәдәге дипломга лаек булды. Номинациясе - "Балачакны яклау". Әлеге бәйгедә безнең район вәкилләре беренче ел гына катнашмый. (Рәсми статистика буенча Татарстанда 4000 иҗтимагый тәрбияче бар). Районда алар 17 кеше. Районның...
-
Сэлфи абруйны төшерергә мөмкин
Киләсе елдан мәктәп укучыларын информатика һәм ТИН дәресләрендә интернетта, атап әйткәндә, социаль челтәрләрдә үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтә башлыйлар. 2015 елның 1 сентябренә мәктәпләрдә белем бирү методикасы басылып чыгар дип көтелә. Беренче чиратта, әлеге методикада сүз социаль челтәрләрдә үзеңне ничек тоту турында барачак. Ә нәкъ менә - интернетта үзең һәм дусларың...
-
Яңа елны кайчан һәм кайда каршы алырга
Районның мәдәният хезмәткәрләре Яңа елга аяк басканда, балалар һәм өлкәннәргә бәйрәм мохиты тудырып, берьюлы берничә бәйрәм чарасы оештыралар. 25 декабрьдә 19.00 сәгатьтә район Мәдәният йортында өлкәннәр өчен "Яңа ел килде" бәйрәм концерты уза. 26 декабрьдә 10.00 сәгатьтә район Мәдәният йортында физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен чыршы бәйрәме уздырыла. Аны "РИТЭК"...
-
Аксубайлылар – дөнья чемпионнары
Безнең өч спортчыбыз билбау көрәше буенча дөнья беренчелегеннән медальләр белән кайттылар. Көрәш келәмендә Диләрә Латыйповага тиңнәр булмады. Ул Молдавиядән, Казахстаннан, Вьетнамнан, Пакистаннан булган көндәшләрен бер-бер артлы җиңеп, финалга чыкты. Хәлиткеч бил алышуда ул Чиләбе өлкәсеннән, хәзер инде элеккеге чемпионка белән көч сынашты. Көндәшен санаулы минутлар эчендә егып салып, 57 килограммлы...
-
Җитәкче алмашынды
Район ветераннар советы утырышында район ветераннар оешмасы рәисе вазыйфаларын башкаручы булып Галина Бобкова билгеләнде. Моңа кадәр ул совет рәисе урынбасары иде. Ветераннар советы рәисе Евгений Копонев әлеге вазыйфадан үз теләге белән китәргә булган. Ул рәис урынбасары вазыйфаларын башкарачак.