19 июль 2016 яңалыклары
-
Хезмәт ветеранын котладылар
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров һәм Кеше хокуклары буенча вәкил ярдәмчесе Тәнзилә Габдрахманова күңелле миссия белән шул көннәрдә Марфа Даниловна Никифорова янына бардылар. Марфа Даниловнага 90 яшь тулды. Хакимият вәкилләре анарга чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырдылар, Путин котлавын ирештерделәр. Юбиляр әбигә исәнлек һәм озын гомер теләделәр. Марфа Даниловна Чуаш Адәмсуы...
-
Скутер бүләк иттегезме – штрафын да түләгез
Җәйге чорда скутерда җилдерүче балалар проблемасы актуальләшә. Ата-аналарның балаларына куркыныч уенчыклар - мопедлар, скутерлар, квадроцикллар алып бирүләре бик кызганыч, мотоцикллар турында сөйләп тә торасы юк. Язгы-җәйге чорда Аксубай районы ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре, скутер (мопед) белән идарә иткән 16 яшькә кадәрле 3 закон бозучы баланы ачыклаганнар, бу балалар скутерга (мопед) машина...
-
Барыннан да элек – хезмәтне куркынычсыз итү
Хезмәтне саклау буенча Координацион советның чираттагы утырышы булып үтте. Аның эшендә район башкарма комитеты рәисе Анатолий Горбунов һәм район прокуроры Эдуард Хираҗев катнашты. Составына төрле оешмалар һәм ведомство вәкилләре кергән Координацион совет социаль иминиятләштерү Фонды тарафыннан хезмәтне саклау буенча профилактик чараларны финанслау; аерым категория эшчеләр өчен медицина күзәтүе үткәрү мәсьәләләрен...
-
Тилчәгә юл куймаска
Аксубай ветберләшмәсе йогышлы авыруларга бәйле хәлне контрольдә тота. Комплекслы профилактик эш алып бару сәбәпле районда имин зооэпидемик хәл саклана. Әмма, йогышлы авыруларга килгәндә - һәрвакыт уяу булу, авырулар турында белеп тору зарур. Ветберләшмә җитәкчесе Сәмигулла Мостафин газета укучыларына куркыныч авыруларның берсе булган - тилчә турында менә нәрсәләр бәян итте: -...
-
Әҗәтне каплау өчен
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов салымнар буенча әҗәтне консолидар бюджетка түләү мәсьәләсенә багышланган киңәшмә үткәрде. Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә төрендәге чара хөкүмәт йортында үтте. Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының консолидар бюджетына салымнар буенча әҗәт барлыгын кисәтте, шуңа өстәп аның үсеш тенденциясе дә билгеләп үтелә. - Бюджет хисабыннан мохтаҗ гражданнарга ярдәм...