19 апрель 2012 яңалыклары
-
Район киңәшмәсе
Узган җомгада ТР да ТКХ ны үзәртеп коруга ярдәм итү фонды турындагы РФ законын тормышка ашыру, белем бирү объектларын капиталь ремонтлау, күп балалы гаиләләргә җир участоклары бирү барышы турындагы мәсьәләләр буенча видеоконференция режимында киңәшмә булып үтте. Министрлар Советында республика дәрәҗәсендә күтәрелгән мәсьәләләр район башлыгы Камил Гилманов үткәргән киңәшмәдә дә дәвам...
-
ЮИДчылар очрашуы
«Игътибар-балалар!» акциясе вакытында «Иске Ильдеряк урта мәктәбе» МБОУ да юл-транспорт вакыйгаларын профилактикалау буенча ЮХИДИ хезмәткәрләренең мәктәп укучылары белән очрашуы үтте. Анда 1-7 сыйныф укучылары, нигездә педагог-оештыручы Ирина Прохорова алып барган «Яшь юл хәрәкәте инспекторы» түгәрәге әгъзалары катнашты. Аксубай районы буенча ЮХИДИ бүлегенең юл иминлеген пропагандалау инспекторы, полиция өлкән лейтенанты Илшат...
-
Гармунчылар бәйрәме
Үткән шимбәдә яңаибрайлылар «Уйна, гармун!» бәйрәменә ашыктылар. Халык уен коралы-гармунга мөккибән булган уннан артык авыл гармунчысы Мәдәният йорты сәхнәсендә үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Тамашачылар музыкантлар чыгышын алкышларга күмеп, аларны кабат-кабат сәхнәгә чакырдылар .Бәйрәм турында тәфсилләбрәк киләсе санда укый аласыз.
-
Ачык беренчелек
Якшәмбе көнне районнан туксанга якын шашкачы Яшьләр үзәгендә үткән шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе ачык беренчелегендә катнаштылар. 1978 елның 1 апрелендә беренче тапкыр үткәрелгән моңа охшаш чемпионатта 13 шашка яратучы катнашты. Быел Геннадий Горбатов абсолют чемпион булды. Җиңүгә ул Иске Кармәттән түбән сыйныф укучылары арасында беренче урынны яулаган Юля Мортазина кебек...
-
Күпьеллык үләннәрне тукландыралар
«ВАМИН-Аксу» агрофирмасы механизаторлары өч мең гектардан артык күпьеллык үләннәр чәчүлекләрен минераль ашламалар белән тукландырдылар. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, быелгы сезонда район игенчеләренә 4,5 мең гектардан артык күпьеллык үләннәр, 18,5 гектардан артык көзге игеннәр чәчүлекләрен минераль ашламалар белән тукландыру күздә тотыла. Күпьеллык үлән чәчүлекләренең яртысыннан артыгы тукландырылган инде....
-
Җиңү көненә багышлап
Мәдәният хезмәткәрләре Җиңүнең 65 еллыгын бәйрәм итүгә күптөрле чаралар әзерлиләр. Сишәмбе көнне районның төп сәхнәсендә үткән "Җиңү салюты" патриотик җырлар конкурсы чараларның беренчесе булды. Ул утыздан артык катнашучыны җыйды, алар арасында вокаль төркемнәре дә, аерым башкаручылар да бар иде.
-
Катюша, уңышлар сиңа!
Бүген республика башкаласында халык җырларын яшь башкаручыларның «Рус җыры-2012» республика конкурсы була. Аксубай районын ноябрь аенда үткән зона конкурсында җиңү яулаган Түбән Баланда кызы Екатерина Егорова яклаячак.
-
Премьерадан соң – фестиваль
Киче районның төп сәхнәсендә «Нежность» спектакле премьерасы булды. Ә 28 апрельдә район Мәдәният йортының «Зеркалье» халык театрының «Три свечи» студиясе әлеге театрны Бөгелмә шәһәренең А.Баталов исемендәге драма театры сәхнәсендә тәкъдим итәчәк, монда «Идел-йорт» халык театрларының республика фестивале үтәчәк.
-
Комиссия иң яхшыларны ачыклады
Үткән җомгада ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов боерыгына нигезләнеп агросәнәгать комплекслары оешмалары арасында язгы кыр эшләрен үткәрүгә әзерлек мәсьәләләре буенча смотр-конкурс үтте. Әлеге уңайдан районда составына «ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының республика мәгълүмати-хисап үзәге» ТР ГУП директоры урынбасары Алексей Манонин, «Татагролизинг» ААҖ вәкиле Наил Вәлиев, УСХиП...