19 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Юбилеен билгеләп үтә
Анатолий Трофимовка 60 яшь тула. Анатолий Николаевич Иске Кармәт авылында туып үсә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң авыл егете Мәскәүне яуларга китә һәм Мәскәү гидромелиоратив институтка укырга керә. "Инженер-гидротехник" белгечлеге буенча укуын уңышлы тәмамлап, кече ватанына кайта - кем әйтмешли, кая тудың, шунда кирәк булдың. Төрле елларда авыл хуҗалыгы идарәсендә инженер-җир төзүче,...
-
Янгында ир-ат һәлак булган
13 гыйнвар көнне 7 сәгать 20 минутта Бердәм кизү-диспетчер хезмәте номерына Аксубай районының Сосновка авылында торак йортта янгын чыгу турында хәбәр килеп ирешә. Янгын нәтиҗәсендә мич артындагы такта ятак янган. Янгынның гомуми мәйданы - 2 квадрат метр. Янгында 1970 елда туган йорт хуҗасы һәлак булган. Ул йортта үзе генә яшәгән....
-
Сөенечле хәбәр
Ана капиталын хәзер айлык түләүләргә юнәлтергә мөмкин. ПФР идарәсенең Аксубай районындагы бүлек җитәкчесе урынбасары Светлана Яковлева хәбәр иткәнчә, ана капиталын алу һәм куллану кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелгән. 2018 елдан балалы гаиләләргә ярдәм йөзеннән берничә программа гамәлгә ашырылачак. Беренчедән, "Ана капиталы" 2021 елның 31 декабренә кадәр озайтылса, икенчедән, "капитал"ны мәктәпкәчә белем алуга...