19 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Куркыныч сыекча
Роспотребнадзор Идарәсе республикада составында спирт булган продукция сатуны күзәтүне дәвам итә. Ведомствоның рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, тикшерүләр барышында 2ннән 5 гыйнварга кадәр Яр Чаллы, Зәй шәһәрләре һәм Актаныш районы кибетләрендә туңмый торган кеше сәламәтлеге өчен куркынычлы тәрәзә югыч сыеклыклар табылган: ТР буенча Роспотребнадзор Идарәсе 6 гыйнварга хуҗалык итүче 71 объектта...
-
Тукландыру хакында
Район үзәге мәктәпләрендә балаларны тукландыруны оештыру мәсьәләләренә багышланган җыелышлар булып үтте. Без мәктәпләрнең акрынлап тукландыру өчен акчаны банк аша күчерү юлын сайлаячагы хакында язган идек. Агымдагы елның 1 гыйнварыннан район үзәгендә укучы балаларның әти-әниләре һәр айның 20сенә кадәр киләсе айга балаларның туклануы өчен банктан акча күчерәчәк. Мисалга, 20 гыйнварга кадәр...
-
Үзара салым акчасы тулысынча тотылган
Иске Кармәт авыл җирлегендә узган елда урамнарны яктырту мәсьәләсе тулысынча хәл ителгән, Хәсән Туфан Музей-йортының фасад өлешендә койма алмаштырылган.
-
Эволюция турында үзләре күреп
Мәскәү шәһәренә сәяхәт вакытында "Хыял" приютында тәрбияләнүчеләр Дарвин музеенда булдылар. Дәүләт Дарвин музее - Россиядәге иң зур музейларның берсе. Анда берничә зал, һәрберсе аерым темага багышланган. Беренче катта - күгәрченнәр күргәзмәсе. Икенчесе безнең планетадагы җәнлекләр дөньясының төрлелеген күрсәтте. Монда саваннада, тропик урманнарда, җирнең таулы районнарында һәм океанда яшәүчеләр дә бар...
-
Алты бәләкәч дөньяга килде
Ике атна эчендә Аксубайның ЗАГС бүлегендә яңа туган 6 нарасыйны теркәгәннәр. Сөнчәледән күп балалы Ивановлар гаиләсендә җиденче һәм сигезенче булып игезәкләр - Миша һәм Коля дөньяга килгән. Яшь гаиләләр - Аюповлар һәм Карповларның беренче сабыйлары - озак көтеп алган Ясминә һәм Карина дөньяга аваз салган. Фото: deti.mail.ru