18 июнь 2016 яңалыклары
-
Яраткан уенчыклар турында
Аксубайның үзәк китапханәсендә җәйге укулар чоры кысаларында чаралар циклы үтә. Күптән түгел "Хыял" балалар йортында тәрбияләнүчеләр һәм Аксубай лицее каршында оештырылган лагерьда ял итүче балалар өчен "Уеннар һәм уенчыклар көне" үткәрелде. Китапханә хезмәткәрләрен хәтта урамда узып баручылар да таный алмады - алар төрле әкият геройлары образына кереп, уенчыклар тарихы һәм...
-
Сулга борыла һәм һәлакәткә эләгә
2016 елның 2 маенда Чистай-Аксубай-Нурлат автомобиль юлында "ВАЗ" һәм "Лада" автомобильләре катнашында юл фаҗигәсе килеп чыга. Авариядә "ВАЗ" машинасы йөртүчесе зыян күрә, ул тән җәрәхәтләре белән Аксубай үзәк хастаханәсенә китерелә. Юл-транспорт фаҗигәсен "Лада" автомобиле хуҗасы китереп чыгара, чатка борылганда ул, алда хәрәкәт иткән автомобильнең шул ук полосадан сулга борылуына игътибар...
-
Кайда ялган аракы саталар, хәбәр ит
Этил спирты, алкоголь һәм составында спирт булган продукция җитештерү һәм аның әйләнеше өлкәсендә канун бозулар турында өйдән чыкмый гына хәбәр итәргә мөмкин. Моның өчен Дәүләт хезмәтләре порталында ТР ГИСның "Халык контроле"нә мөрәҗәгать итү дә җитә. Һәр ышанычлы мәгълүмат өчен матди бүләкләү каралган. Ялган аракы сатучыларга каршы көрәштә төрле ысуллар кулланыла....
-
Юридик ярдәм – бушлай
Район халкы бушлай юридик ярдәм ала алачак. 2016 елның 24 июнендә Россия Федерациясендә Гомумроссия "Россия юристлары ассоциациясе" иҗтимагый оешмасы игълан иткән халыкка бушлай юридик ярдәм бирүнең чираттагы Бөтенроссия көне үтә. Аксубайда кабул итүне Ленин урамы, 8 йорт адресы буенча урнашкан "БЕРДӘМ РОССИЯ" партиясенең җирле бүлеге башкарма комитетында нотариус, адвокат, прокуратура...
-
Сөт басудан башлана
Район кырларында азык хәзерләү эшләре көннән-көн активлаша бара. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенгесе көнгә район буенча 3500 тоннадан артык тыгызландырылган печән (план күрсәткеченә карата 36 процент), унбер мең тоннадан артык сенаж (планга карата 22 процент) хәзерләнгән. Районда азык хәзерләүгә беренчеләрдән булып "Аксу Агро" хезмәтчәннәре кереште. Азык...