18 май 2015 яңалыклары
-
Балалар ышаныч телефоны
16 майда "Полиция балалар сагында" Гомумроссия акциясе үтә. Акция кысаларында ТР буенча МВД ЦУС базасында ышаныч телефоны эшләячәк. Балалар ышаныч телефоны: 8-843-291-25-50. Шалтыратулар 10 нан 16 сәгатькәчә кабул ителә. Фото http://www.google.com/imgres?imgurl=http://ekocentr.ucoz.com/_si/0/06939497.jpg&imgrefurl=http://ekocentr.ucoz.com/&h=345&w=460&tbnid=eVBWIFHXkJjvPM:&zoom=1&docid=TqKGKBlvVFCEtM&ei=o-ZZVeHKBcKtsgHv_4Eg&tbm=isch&ved=0CEkQMygaMBo сайтыннан алынды
-
Игътибар: балалар!
"Игътибар: балалар!" Бөтенроссия профилактик чара старт алды. ЮХИДИ хезмәткәрләре, полициянең участок уполномоченныйлары, ПДН вәкилләре балаларны махсус саклану җайланмаларыннан тыш һәм иминлек каешларын эләктермәгән килеш утыртып йөрткән машина йөртүчеләрне ачыклау буенча рейдлар уздыра. Балалар катнашында юл һәлакәтләре килеп чыгуга юл куймау максатларында җәяүлеләр, велосипедта, мопедта йөрүче балаларга да игътибар биреләчәк.
-
“Аксу Агро“ – беренчеләр рәтендә
2015 нче елның язгы кыр эшләре кампаниясенең бәхәссез лидерлары арасында "Аксу Агро" агрофирмасы да бар. Быелгы язда 11 мең гектар мәйданга төрле культуралар чәчү планлаштырылган. Бүгенге көндә шуның 8,5 гектары чәчелгән. Аксуагрочылар, районда беренчеләрдән булып, арпа, борчак, солы, сабан бодаен чәчүне төгәлләделәр. Чәчүдә кулланылган орлыкларның сыйфатлы булуы тикшерелгән. Моннан тыш,...
-
Республика үсеш ала – район ныгый
Татарстан 2014 ел йомгаклары буенча төбәк башкарма хакимият органнарының нәтиҗәле эшчәнлеге буенча бишенче тапкыр беренче урынны яулады. 2015 елның 7 маенда үткән Россия Федерациясе Хөкүмәте утырышында рейтинг нәтиҗәләре турында хәбәр ителде. Төбәкнең икътисадый һәм социаль тармак динамикасы үсеше һәм шулай ук халыкның башкарма хакимият органнары эшчәнлегенә биргән бәясе нәтиҗәлекне бәяләүдә...
-
Аксубай районының Җиңү батырлары: Исхаков Алимҗан Әхмәтҗан улы
1925 нче елның 23 апрелендә Чүпрәле районының Татар Саплыгы авылында туа. Бүгенге көндә Аксубайда яши. 1943 нче елның гыйнварендә фронтка чакырыла. Фронт юлы: 4 нче разведчиклар батальоны, укчы, 1945 нче елның августыннан 1948 нче елның февраленә кадәр Япония белән барган көрәшләрдә катнаша. Бүләкләре: II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Жуков, "Фронтовик"...
-
Яшь киртә түгел
Район пенсионерлары спартакиадасы сәламәт һәм актив яшәү рәвеше алып баручыларны бер мәйданга җыйды. Спорт бәйрәмен ачу тантаналы мохиттә үтте. Спартакиадада катнашучыларны район башлыгы Камил Гилманов сәламләде. -Көндәлек мәшәкатьләрегезне калдырып, үзегезнең авыруларыгызга карамыйча, ярышларга килүегез - үзе зур батырлык! - дип билгеләп үтте ул. Ярышлар йөгерү буенча беренчелеккә тәэсирле көрәш белән...