17 май 2012 яңалыклары
-
Погонлы кешеләргә рәхмәт
Күптән түгел безгә Аксубай полициясенә мөрәҗәгать итәргә туры килде. Без аларның гади кешеләргә булган мөнәсәбәтен күреп гаҗәпләнеп кенә калмыйча горурландык та хәтта. Кизү частенда безне участковый Ирина Жарковага билгеләделәр. Ул безнең нинди гозер белән килүебезне тыңлады һәм безнең белән татарча аралашуга кереште. Жаркова безнең белән әдәпле генә итеп «Сез» дип...
-
Самбочылар да уңышка иреште
Шул көннәрдә Чистайда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 67 еллыгына багышланган самбо буенча турнир (исәп буенча 25 нче) үтте. Анда Татарстаннан иң яхшы самбочылар, республиканың күп кенә шәһәр һәм районнарыннан вәкилләр катнашты. Шулай ук ДЮСШ тренеры Александр Скворцов укучылары да катнашты. Бу юлы да алар ярышлардан призлар белән кайттылар. Александр Крайнов...
-
Җиңүче булдылар
Шул көннәрдә "Юность" спорт комплексында яшүсмерләр һәм кызлар арасында кикбоксинг буенча ачык беренчелек үтте. Шуны әйтергә кирәк, Аксубай кикбоксерлары яхшы уен күрсәттеләр. Тренер Алмаз Мәгыйзов укучылары Айрат Юнысов, Петр Ильдуганов, Самат Мортазин, Дмитрий Крайнов үзләрененң авырлык һәм яшь категорияләрендә җиңүче булдылар. Владислав Петров, Савелий Купцов, евгений Ермолаев, Фәрит Яруллин, Алексей...
-
Иптәшләрчә очрашу
Нурлат шәһәре һәм безнең район җыелма командалары арасында шахмат буенча иптәшләрчә очрашу булып үтте. Мондый очрашулар күптән инде күркәм гадәткә әверелде һәм инде менә 30 елга якын үткәрелеп килә. Команда составына элек бары тик ир-атлар гына кертелә иде. Бу юлы аксубайлалар үтенече белән очрашу алымы бераз үзгәрде, беренче тапкыр команда...
-
Тәҗрибәле оештыручы
Республикада линия-монтаж участоклары санаулы гына калды, шуларның берсе безнең районда эшләп килә. СССР җитәкчелеге терлекчелек биналарын автоматлаштыру турында карар кабул иткән чорда «Сельхозтехника» базасында ЛМУлар оеша, ә шул көннәрдә 60 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Мансур Гималтдинов безнең ЛМУ да шул вакыттан бирле хезмәт куя. Мансур Сәхабетдинович Иске Ибрай авылында туа....
-
Югары әзерлектә
Үзйөрешле транспорт чаралары һәм аларга тагылмаларга Дәүләт техник карау үткәрү тәмамланып килә. Районның баш Дәүләт инженер-инспекторы Газинур Зәйдуллин билгеләп үткәнчә, быел "Аксу Агро" агрофирмасында авыл хуҗалыгы машиналарына техник карау үткәрү аеруча оешкан төстә үтте. Предприятиенең генераль директоры Вәлиҗан Җәлалетдинов, механизаторлар 50дән артык берәмлек техниканы әзерлек линейкасына куйдылар. Тикшерү күпчелек авыл...
-
Этләр күргәзмәсе
Район үзәгендә үткән ау этләре күргәзмәсе аңа кызыксынуның ни дәрәҗәдә югары булуын күрсәтте. Исәп буенча ул унынчы. Анда катнашу өчен республиканың Кама аръягы зонасыннан алты районнан һәм хәтта Башкортостаннан да эт хуҗалары килгәннәр иде. Экспертлар Казаннан Борис Исаев, Яр Чаллыдан Виктор Андриянов һәм баш эксперт Анатолий Лунев ау этләре экстерьерына...
-
Ышаныч телефоны ярдәмгә килә
Бүген Халыкара балалар ышаныч телефоны көне билгеләп үтелә. Быел ул "Авырлыкларны бергә җиңеп" девизы астында үтә. Татарстанда 8-800-2000-122 бердәм гомумроссия телефон номерына балаларга һәм өлкәннәргә ашыгыч психологик ярдәм күрсәтүче биш оешма тоташкан. Алар арасында Казанда "Доверие" балаларга һәм яшьләргә Комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге, Алабугада "Шанс - өмет" диагностика һәм...
-
Ата-аналар һәм балалар белән бергә
Кичә районда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелде. Ә бер көн алдан «Нежность» ЦСОН «Хыял» балалар йорты белән берлектә әлеге дата уңаеннан бәйрәм чарасы әзерләделәр. Аңа гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә исәптә торучы 25 гаиләдән ата-аналар чакырылды. Бүлек белгечләре Наталья Енизеркина һәм Наталья Константинова бәйрәм тарихы турында гына түгел,...
-
Әбүнәче көне
Җомга көнне безнең районда әбүнәче көне үтә. Бу көнне безнең хөрмәтле газета укучыларыбыз район газетасына түбән бәядән языла алалар. Бүген газета укучыларның ышанычлы һәм тикшерелгән мәгълүмат чыганакларына таләбе зур. Интернет әлеге таләпләргә җавап биреп бетерә алмый. Безнең газетаның абруе вакыт белән сыналган һәм ул басылып чыккан һәр сүз өчен юридик...
-
Чәчүлекләрне тәрбиялиләр
Районның авыл хуҗалыгы формированиеләре үткән атнада иртә чәчелә торган бөртекле сабан культуралары чәчүне төгәлләделәр. Быел сабан культуралары 24 мең гектарга якын мәйдан биләде, бу планда каралганнан бер мең гектарга күбрәк. Агрофирма хезмәткәрләре бүген чәчүлекләрне тәрбияләүгә керештеләр. «Аксу Агро» агрофирмасында үсемлекләрне чүп үләннәренә һәм корткычларга каршы химик эшкәртү алып баралар.
-
Беренче затларның эш визиты
ТР Дәүләт советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов эш визиты белән Аксубай районында булып киттеләр. Район башлыгы Камил Гилманов белән бергә район территориясе өстеннән очып үткәннән соң, алар авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары белән «Аксу Агро» агрофирмасында очраштылар. Монда сүз язгы...