16 декабрь 2014 яңалыклары
-
Мәгълүмати битләр таратыла
Хәзер компенсация бирелергә тиешле ата-аналар матди ярдәм бүлекләрендә чиратта басып тормаячак. Район үзәгенең балалар бакчаларында мөрәҗәгать итү көне һәм сәгате күрсәтелгән мәгълүмати битләр таратылачак. Мәсәлән, Иванова Татьяна Павловна өстәмә компенсация исәпләтү өчен кирәкле документлар белән 21 нче гыйнвар көнне 13 сәгатьтән 14 сәгатькә кадәр килә ала.
-
Компенсация буенча “кайнар линия”
Балалар бакчасына түләүләргә өстәмә компенсация исәпләүгә бәйле 2-92-96 "кайнар линия" телефоны буенча шалтыратырга мөмкин. Матди ярдәм бүлеген җитәкләүче Татьяна Кандалина сезне кызыксындырган барлык сорауларга да җавап бирәчәк. Линия 8.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.
-
Газетага язылу тәмамлана
"Авыл таңнары" район газетасына язылу тәмамлана. 2015 елның беренче яртыеллыгында район яңалыкларыннан хәбәрдар булу өчен почта бүлекчәсенә ашык. 14 гыйнварда газетаның беренче санын алу өчен бүген үк языл. Язылу барлык элемтә бүлекләрендә һәм почтальоннарда кабул ителә.
-
Ел бәясе билгеләнде
Россия Федерациясе Хөкүмәте карары нигезендә, Пенсия фондына иминият кертемнәре тарифыннан һәм минималь хезмәт хакы күләменнән чыгып, 2014 елга иминиятләштерү елы бәясе мәҗбүри пенсия иминиятенә - 17328 сум 48 тиен, мәҗбүри медицина иминиятенә 3399 сум 05 тиен тәшкил итә, дип искәртә УПФРның персональ исәп бүлеге җитәкчесе Миңнегөл Галиева. Шәхси эшмәкәрнең табыш...
-
Аерым режим кертелде
15 декабрьдән Татарстанда янгынга каршы аерым режим кертелде. Янгынга каршы аерым режим яңа ел бәйрәмнәре узганчы дәвам итә. Бу вакытта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар артачак. Шулай ук пиротехника әйберләрен торак урыннары һәм оешмалар янында куллану тыела. Хәзерге вакытта штрафлар күләме гражданнар өчен 1 000 сумнан 1 500 сумга...
-
Барысын да искә алдылар
Аксубайда Ватан геройлары истәлегенә митинг үтте. Җиңү паркындагы мәңгелек ут итәгенә район Советы һәм башкарма комитеты, ветераннар советы, хәрби комиссариат Бөек Ватан, Әфган, Чечня сугышлары ветераннары советы, район мәктәпләре һәм район халкы исеменнән Ватан геройлары һәм билгесез солдат истәлегенә веноклар һәм чәчәкләр куелды. - Өлкән буын кешеләре сугыш һәм хезмәт...