15 декабрь 2015 яңалыклары
-
Мөфти белән очрашу
Иртәгә Аксубай районына эш сәфәре белән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин килә. Сәфәр кысаларында район җитәкчелеге, дин тотучылар, имамнар белән очрашу һәм шулай ук Мөхәммәт пәйгамбәрнең туган көненә багышланган бәйрәм чарасы була.
-
Республикада өченче
Уналты яшьлек спортчы самбо буенча Республика Чемпионатында бронза бүләк иясе булды. Сергей Овчинников беренче сыйныфтан алып Александр Скворцов кулы астында шөгыльләнә. Һәм ел саен төрле дәрәҗәдәге ярышларда үзенең җиңүләре белән сөендерә. Сергей самбодан тыш милли көрәш, дзюдо белән дә шөгыльләнә, күпмедер вакыт кикбоксинг белән дә мавыккан.
-
Штрафлардан – ташлама
ЮХИДИ штрафларын 20 көн эчендә түләүчеләр 50 процентлы ташлама алачак. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы - ТР дәүләт юл хәрәкәте куркынычсызлыгы баш дәүләт инспекторы Рифкат Миңнеханов хәбәр итте. Аның сүзләренчә, 2016 елның 1 гыйнварыннан "Юл хәрәкәте өлкәсендә административ хокук бозулар...
-
Сугыш геройларының яңа исемнәре табылган
Редакциягә Яшел Үзән эзләнүчеләре - Татарстан Республикасы "Хәтер китабы" редакциясе хезмәткәре Әхат Садриев һәм Рәхмәтулла Гарифуллин мөрәҗәгать итте. "Без Казан Кремлендәге Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире Хәрби-тарихи фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты Михаил Черепанов җитәкчелегендә Бөек Ватан сугышында катнашучы хәрби хезмәткәрләрнең, СССР орденнары һәм медальләре белән бүләкләнүчеләрнең, шулай ук сугышта билгесез югалганнарның...
-
Билгеләнеш
Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Аксубай районындагы "Ягымлылык" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге" социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автономия учреждениесе директоры итеп Тәнзилә Габдрахманова билгеләнде. Әлеге вазыйфага керешкәнче Тәнзилә Әхмәтгалим кызы Аксубай универсаль технологияләр техникумында укыту эшләре буенча директор урынбасары, ә моңа кадәр 10 ел социаль тармакта...