Балаларга автокреслода куркыныч янамый
Район газетасы хәбәрчеләренең ЮХИДИ хезмәткәрләре, полиция участковыйлары белән берлектә юл хәрәкәте иминлеген профилактикалау рейдларына чыгуы билгеле бер традициягә әйләнде.
Чираттагы шундый рейд узган җомгада үтте. Иминлек саклау хезмәткәрләре утырган биш экипаж районның төрле тарафларына юл алды. Рейдны кичке якта оештыруның максаты - ата-аналарның балаларын тиешле таләпләрне исәпкә алып йөртүләрен тикшерү...