13 сентябрь 2013 яңалыклары
-
Мәхкәмә приставы гражданнарны кабул итә
Аксубайлылар производство башкаруы срогына кагылучы, мәхкәмә приставлары компетенциясенә керүче хокукый сорауларын алдан ук әзерли алалар. 26 сентябрьдә, 16-17 сәгатьтә, район мәхкәмә приставлары бүлегендә (почтаның икенче катында) ТР буенча УФССП җитәкчесе урынбасары Гөлнара Абдрахманова гражданнарны кабул итәчәк. Кабул итү өчен 24 сентябрьгә кадәр түбәндәге телефон буенча язылырга мөмкин: 2-74-31.
-
Наркотикларсыз яшәү
16 сентябрьдә районда, «Наркотикларсыз яшәү» айлыгы старт ала. Аны үткәрү кысаларында социаль һәм хокук саклау характерындагы чаралар комплексы үткәрү каралган, шул исәптән ата-аналар җыелышлары, халык белән очрашу, район прокуратурасы, Рәсәй МВД ның Аксубай районы буенча бүлек хезмәткәрләре, районның наркотикларга каршы комиссия әгъзалары катнашында семинарлар. Район прокуратурасында наркотикларның законсыз әйләнешенә кагылышлы...
-
Урман хезмәткәрләре көне белән!
Урман хезмәткәрләре көне белән! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм! Урман бәя биреп бетергесез табигать казанышы, экологик иминлек, икътисади тотрыклылык нигезе, районыбыз, илебез халкының эмоциональ потенциалы, сәламәтлеге булып тора. Тырышлыгыгыз, фидакарь хезмәтегез белән сез урман территорияләрен арттырасыз, алардан нәтиҗәле файдалануга ярдәм итәсез. Белгечләрнең югары профессиональлеге, бай тәҗрибәсе, эшкә җаваплы караулары...
-
Шалтыратыгыз – сезне ишетәчәкләр
Аксубай районында «Кайнар линия»нең коррупциягә каршы номерларына эш көннәрендә шалтырату мөмкин. Ришвәтчелек, коррупция һәм теләсә нинди рангтагы чиновникның хезмәт статусыннан файдалануы турында фактларын белгән, күргән һәркем бу хакта шалтыратып белдерә ала: 2-89-79 - хакимият аппараты җитәкчесе; 2-86-51 - башкарма комитет; 2-72-62 - прокуратура; 2-85-99 - Аксубай муниципаль район башлыгы каршындагы...
-
Юллар салына, тротуарлар пәйда була
Районда юл төзү эшләре тулы куәткә алып барыла, үзәк урамнарда җәяүлеләр өчен тротуарлар барлыкка килүне, бистәнең төньяк өлешендә юл күтәрүне, ә инде кешеләре ел әйләнәсе аякларыннан резин итек сала алмаган, машиналары булып та Аксубайга очраклы автомобильләр белән килгән авылларны асфальт юл тоташтыруны күреп гаҗәпләнәсе дә юк. Масштаблар искитәрлек -Юл һәркемгә...